Songteksten

ЯШӘҮ КӨЧЕ БИРӘ СӨЮ
Гөлнара Баева сүзләре һәм көе
Яшәү көче бирә синең сөю
Яшәү көче бирә хыялым.
Төшенкелек биләп алган чакта
Синең хакта минем уйларым.
Кушымта:
Яшәү көче бирә синең сүзләр
Яшәү өметләре сүнгәндә.
Синең өчен ген яшим җирдә
Бәхетлемен сине сөйгәнгә.
Яшәү көче бирә синең куллар
Йомшаклыгын аның тойганда.
Иң бәхетле кеше булам җирдә
Сине генә уйлап куйсам да.
Яшәү көче бирә синең сөю
Йөрәгемдә минем ут- ялкын.
Гүзәл чәчкә төсле мәхәббәтне
Алмасын ла иде һич салкын.
Written by: Баева Гулнара
instagramSharePathic_arrow_out