Songteksten

ЧӘЧӘК АТСЫН СӨЮ
Гөлнара Баева сүзләре һәм көе
Шомырт чәчәгенең хуш исенә
Йөрим урамнарда исереп.
Бергә булган мизгелләребезне
Күңелемдә искә төшереп.
Кушымта:
Чәчкәләрдәй чәчәк атса иде
Сөюебез безнең яшәреп.
Булсаң иде тормыш юлларымда
Җаным минем диеп дәшәрлек.
Килсәң иде шомырт чәчәкләре
Ак таҗларын җиргә сипкәндә.
Түзәр микән газиз йөрәккәем
Битемнән син назлап үпкәндә.
Түзәр микән йөрәк хисләренә
Сине күреп тынсыз син калсам.
Бар дөньям да онытылыр төсле
Кочагыңа әгәр син алсаң
Written by: Гулнара Баева
instagramSharePathic_arrow_out