Songteksten

Алсуланып яңа таңым ата
Нурга күмеп бөтен җиһанны
Тургай җырын тыңлап ал чәчәкләр
Уяналар ямьләп болынны
Таң ата, таң ата
Таң ата, таң ата
Таңда төшкән тәүге чык бөртеген
Кулларыма учлап җыямын
Акрын гына таң җилләре исә
Сулышыңны гүя тоямын
Челтер-челтер салкын чишмә ага
Мин җырлыймын сине сагынып
Зәңгәр күктә ап - ак болытлар
Миңа таба йөзә агылып
Written by: Беркет Филюс
instagramSharePathic_arrow_out