Lyrics

җылы бирделәр ноябрьларда
бөтен акчалар китте китапларга
кичә генә очраштык, иртә белән җеназа,
ала карга боткасы, ялгыш имза
төнлә кунаклар килә адашып
әфьюн, аракы, чәй һәм гыйшык
яз әле яңа җырлар, диләр миңа, көлешеп,
һәр көй — теркәлгән фаҗига, яшә килешеп
шуңа алдамас төсле назлы күзләрен,
тиздән китәрсең һәм югалыр эзләрең,
җитез сүзләр йөгереп, кача минем өстәлдән,
кырыс фатир күптәннән качты тәртиптән
барсы да булыр хәтәр
киләчәктән дөнья тетрәр
акрын шуа миңа җөмләләр
акрын гына китә төннәр
җылы бирделәр ноябрьларда
тиздән урамнар бирелер кышларга
зинһар, кире карама, зинһар, кара алга,
иншааллах, җиһаны кайтыр акылга
җылы бирделәр
Written by: Кашапов Радиф Фаритович
instagramSharePathic_arrow_out