Lyrics

күпме кирәк сиңа,
билет алыр өчен төнге автобуска, ул җиткезер безне кинәт җир чигенә,
шәһәр кырыена,
томаннар таралган аланнарга, сүзләр мәгънәләрен качырган урынга.
миңа җиңел, бу мизгелләр
озынайсын чиксезлеккә,
һәм саклансын коңгырт күзләреңдә.
әнә, минем урамымда бердәнбер якты тәрәзә,
димәк, кемдер көтә төнлә,
сугыш тәмам, безне яулар иртә
ник ашыга кояш,
көннен уртасында кача, әйтерсен лә ул үзеннән дә ояла һәм кызара.
кагыйдәләр тонсык,
вакыт кире бара, ә аннары кая ул борылыр, эзләп ачкычларын
миңа моңсу, бу мизгелләр
таралмассын тарихларга
һәм саклансын коңгырт күзләреңдә.
әнә, минем йөрәгемдә бердәнбер якты тәрәзә,
димәк, кемдер көтә төнлә,
сугыш тәмам, безне яулар иртә
Written by: Кашапов Радиф Фаритович
instagramSharePathic_arrow_out