Lyrics

Соңгы төштә шәмнәр сүнде
Күзләремә сабын керде.
Проспект энекәшнең ап-ак тунын киде.
Кыш килде.
Кыш килде.
Кыш килде.
Борчылырга мөмкин түгел.
Чәчкә матур, исме сөмбел.
Һәм шауламый еракларда Идел.
Килер апрель.
Килер апрель.
Килер апрель.
Иң яраткан сүзем - кинәт.
Иң матуры - кинәт төнлә,
яңгыр, салкын, һәм син кайттың өйгә.
Ямьле иртә.
Ямьле иртә.
Ямьле иртә.
Соңгы төштә шәмнәр сүнде
Күзләремә сабын керде.
Проспект энекәшнең ап-ак тунын киде.
Кыш килде.
Кыш килде.
Кыш килде.
Written by: Кашапов Радиф Фаритович
instagramSharePathic_arrow_out