Top Songs By Radif Kashapov
Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Radif Kashapov
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Кашапов Радиф Фаритович
Songwriter:in
Lyrics
Беренче машина икенчегә бәрелә,
кан, кычкырулар, дөнья акка күмелә,
саубул, Амирхан, саубул, Фатих,
ахрысы, мин тәмам тормышка гашыйк,
чиксез – яратам тормышымны
карыйм аркадашымны
ул берни әйтми, иң авыры аяклар,
минеке аларны өстерәп баралар,
һәм без кайда соң, бу квартал йә көньяк,
башта чайкала кичке коньяк
йоклама, кабәхәт, үлмә, әйдә,
эзлә үзеңне асфальт көзгедә
караңгылык – минем яраткан вакыт
бәхет кошыңны аттым, әнә, тот
Гыйлванов аһәңе, шәһәр вакыты,
метрода кешеләр безгә карамады,
кичке унике, секундлар тизәя,
инша түгел, иншалла, булыр хикәя,
дустым эндәшә – йөрәк эшләми,
әмма кесәдә акча һич тә бетми,
минем турында юк бит протокол
my life is the most emptiest hole
аның җанкае очты өсләргә
тән иртәгә кадәр теләде биергә.
Иртән карасаң, менә тән, менә җан,
яшәсен берденбер сихерле Казан
караңгылык – минем яраткан вакыт
бәхет кошыңны аттым, әнә, тот
Written by: Кашапов Радиф Фаритович