Lyrics

Мәрҗәни утыра машинасына,
нормальный машина, Даймлер фирмасы,
аннары бара Компрессорныйга,
анда көтә туксан беренче автобусы.
Шуннан дусты булмаган Насыйри
исмен йөрткән урам буйлап эшкә.
Якында рестораннар, якында сувенирлар,
якында саталар көмешкә.
Кем Казанны яулаган
шул Казанда яшәгән
көй исеме Күбәләк
җыр исеме Бөрлегән
Театрда көзге премьералар,
үтә күренмәле үтүкләнгән итәкләр.
Эчпочмак бәясе кыйммәтерәк,
әмма буфетта әллә нинди күршеләр.
Милләт вәкиле булып эшлим
алтыдан башлап кичке тугызга.
Син үрнәк, горурлык, алтын дипломнар,
полицай алдында селәгәй агызма.
Кем Казанны яулаган
шул Казанда яшәгән
көй исеме Күбәләк
җыр исеме Бөрлегән
Ничек уңайлы - шулай сөйләшәбез,
шифт һәм контрол, алмашынды авазлар,
иртәдән гореф-гадәтләр семинары,
кичен – билингвизм буенча воркшоплар.
Азрак көтсәң, килер вакытлар,
монда барысы булыр синең танышлар,
аркадашлар, бертуганнар,
игезәкләр, дошманнар.
Кем Казанны яулаган
шул бистәдә яшәгән
көй исеме Күбәләк
җыр исеме Бөрлегән
Written by: Кашапов Радиф Фаритович
instagramSharePathic_arrow_out