Top Songs By Radif Kashapov
Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Radif Kashapov
Künstler:in
Рәдиф Кашапов
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Рәдиф Кашапов
Songwriter:in
Lyrics
Гыйнвар, гыйнвар, тагын бер ай,
тагын әллә нәрсә сайрый,
яктылыкны эзләп йөри,
мин көндәлекләрне төзим.
Дәреслекләр безнең уртак,
могҗизалар аерылмый,
минем башта сихри дөнья,
йә кем табыр чыгу юлын.
Әмма сүзләр җитми, җитми сүзләр
җитми сүзләр, (җитми сүзләр)
кыска әйтәмнәр, озын фигыльләр,
җитми сүзләр, (җитми сүзләр)
тарала-югала газиз мәркәзләр,
бертуганнар яба тәрәзәләр
сугыш башланыр, бетсә дәлилләр,
җитми сүзләр
син сүзендә тор, бирЕшмә
арзанга һичтә килЕшмә
минем белән киңӘшмә,
чайкалсын үзе көймә
көз тәмам, хуш, моңсулык,
урнына килде суык
кама, идел, мишә һәм ык,
аңлаштык, кире кайттык.
аңлаштык, кире кайттык.
аңлаштык, кире кайттык.
Әмма сүзләр җитми, җитми сүзләр
җитми сүзләр, (җитми сүзләр)
кыска әйтәмнәр, озын фигыльләр,
җитми сүзләр, (җитми сүзләр)
тарала-югала газиз мәркәзләр,
бертуганнар яба тәрәзәләр
сугыш башланыр, бетсә дәлилләр,
җитми сүзләр
Written by: Кашапов Радиф Фаритович