Lyrics

Кара-кара, бу эзләрне
без калдырдык, әмма, чынлап, бер дә
аңламыйм кайвакыт, кайда
юлларыбыз шулай тәңгәл килгән.
ярты сүзне ымлап җырлыйм,
авазлардан иң матуры бирмәс,
яңгыратып, уйлаганны,
кирәкме ул башкаларга, җаным?
Төн күгенә җәя бәрхет.
бергә рәхәт, бергә бәхет.
Төн күгенә җәя бәрхет
бергә рәхәт, бергә бәхет.
көннәр-төннәр бара алга,
гадилектә шашты могҗизалар.
нәзекләнәм күңелеңдә,
гайрәтләнәм, тотсам кочагымда.
Хискә чумып, җырлый өмет,
качты, чабып, онытылып, сагыш.
Күңелләрдә, хужа булып.
Иркен ага рәхәтбәхетязмыш
Төн күгенә җәя бәрхет.
бергә рәхәт, бергә бәхет.
Төн күгенә җәя бәрхет
бергә рәхәт, бергә бәхет.
Written by: Кашапов Радиф Фаритович, Хабибуллина Лейля Фаязовна
instagramSharePathic_arrow_out