Lyrics

Мин сине кичә урамда күрдем Алсу чәчәкле күлмәктән идең. Көяз көн сине назлый, көнләшәм, Җәй сиңа бигерәк килешә. Хәерле көн сиңа, хәерле көн Хәерледер бу дөньяда һәр көн. Җирдә син булганга таңнар ата Кояш көлә, гөлләр чәчәк ата. Барырга кыймадым яныңа, Аңламыйм ни булды аңыма. Кая кадалыр хыялым аткан ук Гөр килә, таш кала, ә син юк Хәерле көн сиңа, хәерле көн Хәерледер бу дөньяда һәр көн. Җирдә син булганга таңнар ата Кояш көлә, гөлләр чәчәк ата. Хәерле көн сиңа, хәерле көн Хәерледер бу дөньяда һәр көн. Җирдә син булганга таңнар ата Кояш көлә, гөлләр чәчәк ата. Бүген мин сине төшемдә күрдем, Нәкъ өндәгечә илахый идең. Җәйге болында йөрдек янәшә, Мәхәббәт безгә килешә Хәерле көн сиңа, хәерле көн, Хәерледер бу дөньяда һәр көн. Җирдә син булганга таңнар ата Кояш көлә, гөлләр чәчәк ата. Хәерле көн сиңа, хәерле көн Хәерледер бу дөньяда һәр көн. Җирдә син булганга таңнар ата Кояш көлә, гөлләр чәчәк ата. Җирдә син булганга таңнар ата Кояш көлә, гөлләр чәчәк ата, Кояш көлә, гөлләр чәчәк ата.
Writer(s): зульфат хаким Lyrics powered by www.musixmatch.com
instagramSharePathic_arrow_out