Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Зульфат Хаким
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Зульфат Хаким
Songwriter:in
Lyrics
Яңа таң ата. мин өйгә кайтам,
Буйсынып тәкъдиргә язганга;
Күк өстә, җир – аста, ә мин - үземдә,
Самолет юл тота казанга.
Дюссельдорф-казан – билетка язылган,
Язганга ышана һәммәбез.
Һавада болытлар, күңелемдә минем –
Ритм-н-блюз.
Самолет йөзә. яңа җыр язам.
Зәңгәр күк көйләде язганны.
Яшәми кара тәкъдиргә язганны!
Мин бүген күрермен казанны!
Дюссельдорф-казан – билетка язылган,
Язганга ышана һәммәбез.
Һавада болытлар, күңелемдә минем –
Ритм-н-блюз.
Хушлашу иртә булмый һичкайчан,
Бик мөмкин соң булуы аның;
Кайларда йөрсәм дә, үзем беләм
Азанлы авазын казанның.
Дюссельдорф-казан – билетка язылган,
Язганга ышана һәммәбез.
Һавада болытлар, күңелемдә минем –
Ритм-н-блюз.
Дюссельдорф-казан – билетка язылган,
Язганга ышана һәммәбез.
Һавада болытлар, күңелемдә минем –
Ритм-н-блюз.
Һавада болытлар, күңелемдә минем –
Ритм-н-блюз.
Writer(s): зульфат хаким
Lyrics powered by www.musixmatch.com