Songteksten

Юллар салам
Акрын гына алга барам
Уйлар чорный
Әле дөрләп уттай янам
Артка карау
Юктыр һич тә уйларымда
Үз язмышым
Бары тик үз кулларымда
Барам, барам
Юллар салам алга таба
Барам, барам
Сагыш, зарым артта кала
Каршы ала
Бәхетемнең алсу таңы
Беркем алмас
Минем өчен язылганны
Алга атлыйм
Бер нәрсә дә киртә түгел
Өмет белән
Мөлдерәмә тулган күңел
Ятлар сүзе
Миңа тими китә узып
Алга барам
Үз юлымны үзем салып
Алам бары
Үзем белән җылы хисләр
Алга өнди
Мине һаман якты көчләр
Юлым төрле
Әле борма, сикәлтәле
Шуңа ахры
Бик тә татлы гомер тәме
Written by: Валиуллина Айгуль Гумаровна, Раиль Уметбаев
instagramSharePathic_arrow_out