Muziekvideo

Verschijnt in

Credits

AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Артур Исламов
Gitarre
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Артур Исламов
Songwriter:in

Songteksten

Хэзинэдэй эзлэп таптым
Сине уземэ
Асылташларда конлэшэ
Гүзәллегеңә
Кузлэрен жемелди алмаз
Сокланып хичкем туялмас
Сихерли аңымны
Тавышың көмеш чыңыдай
Челтери чишмә суыдай
Давалый җанымны
Хәзинәм минем
Җирдә иң зур байлыгым
Кочармын сине
Караңгылыктан яклап
Кадерләп сөеп
Гөмер буе яныңда
Яшәрмен сине
Күз карасыдай саклап
Хэзинэдэй эзлэп таптым
Сине уземэ
Асылташларда конлэшэ
Гүзәллегеңә
Чәчләрең җилферди ялкын
Яшнисең алтындай балкып
Тартасың үзеңә
Сыныңда бар да килешкән
Җимештәй пешеп җитешкән
Бирмәмен сине беркемгә
Written by: Артур Исламов
instagramSharePathic_arrow_out