Songteksten

Дөнья алга йөгерә
Куып тотар кем генә
Кадерләрен белик тормышның
Горур чөеп башларны
Җыермыйча кашларны
Борма юлын үтик язмышның
Сезгә изге теләкләр
Бергә типсен йөрәкләр
Исәнлектә үтсен бу көннәр
Хыяллар ташып торсын
Тормышка ашып торсын
Тик алда көтсеннәр бәхетләр
Җил давыллар үтәр ул
Мәшәкатьләр бетәр ул
Истә калсын әйдә яхшысы
Җаннарны җылытырлык
Йөрәкне эретерлек
Күңелләрнең булсын яктысы
Written by: Артур Исламов
instagramSharePathic_arrow_out