Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Йозсез Voices
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Дмитрий Бабаев
Komponist:in
Ильназ Закиров
Songwriter:in
Songteksten
1989 ел, апрель, Әфганстан
Атым Алмаз. Туган ягым Татарстан
Монда дошман, монда яман, көчле сугыш
Көндә үлем, тынычсызлык, кеше суеш
Бу җирдә көн ничек үтә? Котың оча!
Мыштырдасаң шундук үлем килеп коча
Һәр яңа көн кызыл канлы елга ага
Дусларымны үтергәнче пуля чага
Бинокльдан күзәткәндә тау башларын
Канга баткан, кызыл, салкын, зур ташларын
Булсаң да син җитез, юләр яки батыр
Күргән галәмәттән җылы каның катыр
Яшь гәүдәләр тау башында ятар аунап
Мыскыл итәр дошман җансыз тәнне кыйнап
Утырырлар хәшәрәтләр муен кисеп
Әллә каян канның исен була сизеп
Кеше белән дуслашырга бик тә кыен
Дуслашасың – тиздән аның киселә муен
Егетләрнең гомерләре яшьләй бетә
Аларны бит өметләнеп Ана көтә!
Таныштым бер егет белән – Илдус атлы
Әйбәт малай, акылы да җиде катлы
Разведкага кичә китте тау ягына
Бүген исә һәркем аны нык сагына
Йоклаганда үлгән дуслар керә төшкә
Күз яшьләрен чыгармаска түзәм көчкә
Туган якка кайтырмынмы исән-имин?
Кызганычка бу сорауга җавап белмим
Әфганстан! Күпме кеше гомерен өздең
Гәүдәләрдән җансыз таулар син төзедең
Әфганстан! Кайчан бетәр синдә сугыш?
Әфганстан! Кайчан бетәр кеше суеш?
Written by: Дмитрий Бабаев, Ильназ Закиров