Songteksten
Сизәсеңме?
Яз мәхәббәт уята
Күрәсеңме?
Күңелем чәчәк ата
Исерттерде гыйшыкның татлы исе
Кисеп керде йөрәкне шатлык хисе
Тоясыңмы?
Йөрәк биеп сикерә
Мине соңгы тапкыр сөеп сихерлә
Син булганда мәгънә бар бу тормышта
Күңелдә жәй яусада боз, кар тышта
Тыңлыйсыңмы?
Жаным, сине яратам
Аңлыйсыңмы?
Гыйшыкка тездән батам
Жанны эретә, ямле вә назлы мизгел
Мәхәббәттән үсеп чыккан газиз гөл
Беләсеңме? Сиңа кадәр күкерәк
Каткан иде. Күргәч - күкләр күкерәп
Яшен атты үзәгемә нур кертеп
Бозны ватты елмаюың эретеп
Сизәсеңме?
Яз мәхәббәт уята
Күрәсеңме?
Күңелем чәчәк ата
Тыңлыйсыңмы?
Жаным, сине яратам
Аңлыйсыңмы?
Гыйшыкка тездән батам
Беләсеңме? Сиңа кадәр күкерәк
Каткан иде. Күргәч - күкләр күкерәп
Яшен атты үзәгемә нур кертеп
Бозны ватты елмаюың эретеп
Written by: Дмитрий Бабаев, Ильназ Закиров