Songteksten

Түземлекләр бетеп арыганда,
Тормыш юлы ялгыш ябылганда.
Алга таба яшәр юл ярырлык,
Канат куя икән сабырлык.
Сабыр канатлары, Сабыр канатлары
Иңнәрендә һәрбер кешедә.
Тормыш юлларында, авыр чакларыңда
Шул сабырлык нәкъ тә көч бирә!
Үткәннәрне кайчак сагынганда,
Киләчәккә якты өмет барда.
Йөрәк белән шуны тик аңларлык
Бәхетнең дә сере ул сабырлык!
Сабыр канатлары, Сабыр канатлары
Иңнәрендә һәрбер кешедә.
Тормыш юлларында, авыр чакларыңда
Шул сабырлык нәкъ тә көч бирә!
Written by: Венера Махмутова
instagramSharePathic_arrow_out