Songteksten

Теләкләрне ихлас тели белсәң,
Канат куя диләр фәрештә.
Хыял белән яшәү кирәктер ул
Ул юл башы гүя һәр эштә.
 
Өметләрсез кеше яши алмый,
Теләкләрсез атмый таңнар да.
Хыял күперләре бик кирәк ул
Гомер мизгелләрен ялгарга.
 
Хисләребез моңнан булгангамы,
Җыр канаты безнең иңнәрдә.
Җырлап яшәү үзе матурлык ул,
Тик иминлек булсын җирләрдә.
 Өметләрсез кеше яши алмый,
Теләкләрсез атмый таңнар да.
Хыял күперләре бик кирәк ул
Гомер мизгелләрен ялгарга.
Хыял сукмаклары серле була,
Йолдызы да яна яктырак.
Озын булса булсын, тик хыялның
Чынга ашулары татлырак.
 
Өметләрсез кеше яши алмый,
Теләкләрсез атмый таңнар да.
Хыял күперләре бик кирәк ул
Гомер мизгелләрен ялгарга.
Written by: Лилия Муллагалиева
instagramSharePathic_arrow_out