Top Songs By Гузэл Эхмэтова
Lyrics
Еллар үткән саен
Ныгырак аңлыйм сыман
Әниләр бөек зат икәнен
Күңелләре сызлап
Сиздермичә елап
Елмаеп озата киткәндә
Күңелләре сызлап
Сиздермичә елап
Елмаеп озата киткәндә
Юллар төшми торса
Күңелем борчылса
Шундук сизеп кала әнием
Минем өчен көймә
Үзеңне бөтермә
Сине сагынып яшим бәбием
Минем өчен көймә
Үзеңне бөтермә
Сине сагынып яшим бәбием
Чыктым әле юлга
Авылым ягына
Төшләремдә әнкәм күргәнде
Өстәлендә сые
Мишендә бәлеше
Матур күлмәкләрен кигәндер
Өстәлендә сые
Мишендә бәлеше
Матур күлмәкләрен кигәндер
Көттереп тилмертми
Үзәген өздертми
Ешрак кайтыйк исән чагында
Барыбыз җыелып
Әнигә сыенып
Гомерләрен озайтыйк тагында
Барыбыз җыелып
Әнигә сыенып
Гомерләрен озайтыйк тагында
Гомерләрен озайтыйк тагында
Lyrics powered by www.musixmatch.com