Lyrics

Бу дөньяда инде синең кебек Бер кемде дә яраталмам бүтән Сүтә-сүтә гомер йомгагымны Бергә йөргән сукмаклардан үтәм Аерылды юллар, кем гаепле? Әллә инде язмыш үземе? Мәхәббәткә кырау булып төшкән Әллә инде ятлар сүземе? Эзләп йөрим таныш болыннардан Бергә яккан учак урыннарын Йөрәгемдә дөрли учак булып Син кабызган сөю, сөйгән ярым Аерылды юллар, кем гаепле? Әллә инде язмыш үземе? Мәхәббәткә кырау булып төшкән Әллә инде ятлар сүземе? Бер-бер артлы еллар үтсәләрдә Яшим синең барлыгыңны тоеп Йөрәгемнән назлы исемеңне Юк беркемдә ала алмас чуеп Аерылды юллар, кем гаепле? Әллә инде язмыш үземе? Мәхәббәткә кырау булып төшкән Әллә инде ятлар сүземе? Мәхәббәткә кырау булып төшкән Әллә инде ятлар сүземе? Мәхәббәткә кырау булып төшкән Әллә инде ятлар сүземе? Әллә инде ятлар сүземе?
Writer(s): рамис айметов, линур зайнуллин Lyrics powered by www.musixmatch.com
instagramSharePathic_arrow_out