Lyrics

Йөрәгең түреннән өзелгән кылың мин
Мең өмет баглаган газиз бер балаң мин
Еракта булсамда янәшә күңелең
Җаныңның үзеннән мин, әнкәй өзелдем
  
Бәгырем зарларын берсүзсез аңлыйсың
Мин көлсәм көләсең, еласам елыйсың
Күңелем халәтен төрәсең өметкә
Син һәрчак, әнкәем, иң изге теләктә
  
 Охшап бара сиңа минем дә йөзләрем
 Көзләрне мин ялгыш сагышка тиңләдем
 Син исән чагында мин сөекле бала
 Төзәлә яныңда язмыш салган яра
  
Хаклы булмасам да син, әнкәй, яклыйсың
Беркемгә әйтмичә серләрем саклыйсың
Язмышым тәхете әниле булуда
Мин бәхетле, әнкәй, тик синең яныңда
Written by: Хисамеева Алина Асхатовна, Хисматуллин Риваль Ринатович
instagramSharePathic_arrow_out