Lyrics

Таң кояшы нурлар сибеп
Көлгән чакта,
Күңелемдә җырлар туа
Синең хакта.
Җырлар илтсен сиңа минем
Назларымны,
Илтсен сиңа назлар тулы
Язларымны.
Елга, тугайлар — синең өчен,
Кырлар, тургайлар — синең өчен.
Җир һәм йолдызлар — синең өчен,
Сөюең калсын минем өчен.
Синең өчен ал гөлләрем
Чәчәк ата,
Сандугач та сайрап туймый
Синең хакта.
Исемең яңгырый бер моң булып
Тирә-якта —
Мин бәхетле бу дөньяда
Син бар чакта.
Елга, тугайлар — синең өчен,
Кырлар, тургайлар — синең өчен.
Җир һәм йолдызлар — синең өчен,
Сөюең калсын минем өчен.
Written by: Гали Ильясов, Җәүдәт Дәрзаман
instagramSharePathic_arrow_out