Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
АсылъЯр
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Делюс Шайхразиев
Komponist:in
Айгуль Валиуллина
Songwriter:in
Lyrics
Чакырма, кирәкми
Үткәннәр төзәтми
Яраны
Бураннар каплаган
Ялгышлар таптаган
Араны
Йолдызлар сүнгәннәр
Күңелләр күнгәннәр
Барына
Оныт та үткәнне
Тиргәмә көткәнне
Сагынма!
Көл булып калдылар
Үткәннәр яндылар
Ялкында
Барлыгым оныт син
Бәхеткә юлык син
Чакырма!
Көл булып калдылар
Үткәннәр яндылар
Ялкында
Барлыгым оныт син
Бәхеткә юлык син
Чакырма!
Чакырма кабаттан
Күзләмә ерактан
Ялынма!
Офыкка атылдың
Таратып салкының
Табылма!
Эзләмә юлларын
Күңелем кылларын
Тибрәтмә!
Мин сине сөя алмыйм
Әмер дә бирә алмыйм
Йөрәккә
Көл булып калдылар
Үткәннәр яндылар
Ялкында
Барлыгым оныт син
Бәхеткә юлык син
Чакырма!
Көл булып калдылар
Үткәннәр яндылар
Ялкында
Барлыгым оныт син
Бәхеткә юлык син
Чакырма!
Writer(s): айгуль валиуллина, делюс шайхразиев
Lyrics powered by www.musixmatch.com