Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Фирдус Тямаев
Künstler:in
М. Галимов
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
М. Галимов
Komponist:in
А. Хисамиева
Songwriter:in
Lyrics
Курдем дә, яраттым, чибәрлегең ай-яй
Яныңда үз ярың, баһадирдай ай-һай
Урладың йөрәкне, тынгы тапмый күңел
Синнән башка миңа беркем кирәк түгел
Ике ел, ике ай, үтә гомер ай-яй
Яныңа бара алмыйм, курка йөрәк ай-яй
Канатлы хыялдай, талпындың янымда
Ике ел ике ай, син генә җанымда
Читтән генә күзләп, озаттым яныңнан
Көнләшеп яшәдем, язылган ярыңнан
Бик чибәр күрендең, әллә ят булганга
Рәхәт ул ярату, аерым торганда
Ике ел, ике ай, үтә гомер ай-яй
Яныңа бара алмыйм, курка йөрәк ай-яй
Канатлы хыялдай, талпындың янымда
Ике ел ике ай, син генә җанымда
Ике ел ике ай, яннарыңнан үтәм
Давыл хисләремә, синнән җавап көтәм
Җилкендереп җанны, үзеңә караттың
Ике елга түгел, мәңгегә яраттым
Ике ел, ике ай, үтә гомер ай-яй
Яныңа бара алмыйм, курка йөрәк ай-яй
Канатлы хыялдай, талпындың янымда
Ике ел ике ай, син генә җанымда
Writer(s): марат галимов, фирдус тямаев
Lyrics powered by www.musixmatch.com