Lyrics
Безнең язмыш - ике ялгыш
Юлларыбыз аймылыш
Бәхетлесең дип уйлама
Күзләремдә моң сагыш
Онтырмын дигән идем
Онтымадым син кирәк
Мин күрәсең хисләремне
Яшергәнмен төпкәрәк
Яшьлей сөю, яшен сөю
Упкын аша сикерү
Көл булганчы, янып көеп
Я күңелең сүрелү
Үкенмәслек кебек идек
Үкендерә син кирәк
Арадагы күперләрне
Яндырганбыз иртәрәк
Үкенмәслек кебек идек
Үкендерә син кирәк
Арадагы күперләрне
Яндырганбыз иртәрәк
Ике ялгыш, ике сагыш
Ярлар һаман аймылыш
Кошлар ялгыз яши алмый
Ник түгелбез без аккош?
Эндәшмәстә кебек идем
Чакырамын син кирәк
Күперләрне тергезик без
Дөнья булсын түгәрәк
Эндәшмәстә кебек идем
Чакырамын син кирәк
Күперләрне тергезик без
Дөнья булсын түгәрәк
Күперләрне тергезик без
Дөнья булсын түгәрәк
Lyrics powered by www.musixmatch.com