Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Фарид Низамиев
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Фарид Низамиев
Komponist:in
Lyrics
Төшемме, өнемме
Бәхетле көнемме?
Очраттым юлымда
Тынгы юк җаныма
Борылып әллә миңа
Елмаеп күз атты?
Кем соң бу, йә, Раббым?
Күрдем дә яраттым!
Яна, яна, яна, яна
Яна йөрәгем!
Сагышларга салма мине
Салма, гүзәлем
Яна, яна, яна, яна
Яна йөрәгем!
Сагышларга салсаң мине
Ничек түзәрмен?
Урладың уйларым
Яратып туймамын
Ай, серле карашың!
Кердем дә адаштым
Ышан тик сүземә –
Булырсың үземә
Мең рәхмәт, йә, Раббым!
Күрдем дә яраттым
Яна, яна, яна, яна
Яна йөрәгем
Сагышларга салма мине
Салма, гүзәлем
Яна, яна, яна, яна
Яна йөрәгем
Сагышларга салсаң мине
Ничек түзәрмен
Хыялымда йөрткән сылу синме, гүзәлем?
Хисләремне аңлатырлар гашыйк күзләрем
Уртак таңнар атар әле – ышанып көтәм
Мин синеке, син минеке булырсың, иркәм!
Яна, яна, яна, яна
Яна йөрәгем!
Сагышларга салма мине
Салма, гүзәлем
Яна, яна, яна, яна
Яна йөрәгем!
Сагышларга салсаң мине
Ничек түзәрмен?
Lyrics powered by www.musixmatch.com