Similar Songs
Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Ильнат Фархуллин
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Ильнат Фархуллин
Komponist:in
Ильгам Якупов
Songwriter:in
Lyrics
Серле караш ул бит бары синдә генә
Тормышымда татлы язмыш тик син генә
Син бит минем язмышымны язлы иткән
Рәхмәт сиңа пар булганың өчен генә
Күңелләрдә җырлар туа син булганда
Бу дөнья шулай яктыдыр син булганга
Йөрәкләрдә һәрчак кояш син булганга
Яшәүләре үзе бәхет син булганда
Көзләремне нурландырган ул син генә
Сөюемә канат куйган тик син генә
Бер сүз дәшәм яратамын сине генә
Минем өчен син бит җаным тик бер генә
Күңелләрдә җырлар туа син булганда
Бу дөнья шулай яктыдыр син булганга
Йөрәкләрдә һәрчак кояш син булганга
Яшәүләре үзе бәхет син булганда
Яшәүләре үзе бәхет син булганда
Күңелләрдә җырлар туа син булганда
Бу дөнья шулай яктыдыр син булганга
Йөрәкләрдә һәрчак кояш син булганга
Яшәүләре үзе бәхет син булганда
Син булганда
Writer(s): ильгам якупов, ильнат фархуллин
Lyrics powered by www.musixmatch.com