Lyrics
Ике ялкын күккә дөрләп үрләүче без
Бергә тибә, ярсып тибә йөрәгебез
Кайнарыннан пешәбез дә, янабыз да
Мәңге тынмас сөю хисе арабызда
Ике ялкын кайнар сөю кочагында
Ике ялкын дөрли сөю учагында
Ялкын булып яна, көя безнең хисләр
Шуңа татлы, шуңа якты безнең кичләр
Ике ялкын һаман саен янәш дөрли
Безнең җаннар иң бәхетле көйне көйли
Янар өчен ялкын булса күңел тулы
Ул бит үзе мәхәббәтнең сере, чыны
Ике ялкын кайнар сөю кочагында
Ике ялкын дөрли сөю учагында
Ялкын булып яна, көя безнең хисләр
Шуңа татлы, шуңа якты безнең кичләр
Ике ялкын кайнар сөю кочагында
Ике ялкын дөрли сөю учагында
Ялкын булып яна, көя безнең хисләр
Шуңа татлы, шуңа якты безнең кичләр
Writer(s): айгуль валиуллина, риваль хисматуллин
Lyrics powered by www.musixmatch.com