Lyrics

Нигә моңаеп утырасың Нигә күз яшеңне түгәсең Дөнья бетмәгән бит әле Шуны бел! Бу җиргә булмый кабат туып Вакытны заяга уздырып Булган авырлыкларга бирешмә! Моңайма бердә Төннән соң көн килә Барлык сынаулар йөзенә Көл дә бар! Моңайма бердә Аклы-каралы юлда Бар көчеңне учыңа Җыеп бар! Йөрәккә авыр сүз кадалса Дус дигәнең синнән баш тартса Язмыш сынаулар китерсә дә Алга бар! Син күрәсең күрмәс чит ятлар Тик киселмәсен канатлар Рухыңны тешереп йөрмә Алга бар! Моңайма бердә Төннән соң көн килә Барлык сынаулар йөзенә Көл дә бар! Моңайма бердә Аклы-каралы юлда Бар көчеңне учыңа Җыеп бар! Моңайма! Моңайма! Моңайма бердә Төннән соң көн килә Барлык сынаулар йөзенә Көл дә бар! Моңайма бердә Аклы-каралы юлда Бар көчеңне учыңа Җыеп бар!
Writer(s): динара саетбатталова Lyrics powered by www.musixmatch.com
instagramSharePathic_arrow_out