Lyrics

Күзлəрең куркусыз елтырый
Күзлəрдə кара юк — гел томан
Чакырам — килмисең: син кыргый, —
Томанда йөрергə чакырам
Тынлыкка тиң түгел ялвару
Бөтен җан калтырый тавыштан
Тавышың! Иң ерткыч җанвар ул
Эч каным! Башкага багышлан!
Керфеклəр артына җанны түк,
Уеңда адашыйм: аһ, кызык!
Берсүзсез дəшкəнне ишетү
Һəм җавап кайтармау — кансызлык
Дəшмичə җиллəтеп сер исен,
Караңгы карашың үзгəргəн
Адаштым. Син бəлки килерсең
Томаның җыярга күзлəрдəн…
Тынлыкка тиң түгел ялвару
Бөтен җан калтырый тавыштан
Тавышың! Иң ерткыч җанвар ул
Эч каным! Башкага багышлан!
Written by: Гульнара Тимербулатова, Миляуша Гафурова
instagramSharePathic_arrow_out