Lyrics
Ничек әйтим икән
Мәхәббәт инде бүтән
Агып китсен сагыш
Ярлар буйлап бездән
Ә йөрәктә ярату
Дәва юк аңардан
Син еракта
Син кулың суз каршы ярдан
Яраталмам юк
Яраталмам юк
Яраталмам юк яңадан
Гел көтә сине
Гел көтә сине
Сөю каршы ярлардан
Без бергә түгел
Без ятлар бүген
Араларда томан гына
Ике арада тик ике яр гына
Тәрәзәгә җил кага
Әллә соң елый
Бергә үткән мизгелләр
Юк, оныта алмыйм
Без бәхетле идек бит
Сулар булып акты
Ике ярда ялгыз
Ике учак дөрләп янды
Яраталмам юк
Яраталмам юк
Яраталмам юк яңадан
Гел көтә сине
Гел көтә сине
Сөю каршы ярлардан
Без бергә түгел
Без ятлар бүген
Араларда томан гына
Ике арада тик ике яр гына
Без бергә түгел
Без ятлар бүген
Араларда томан гына
Ике арада тик ике яр гына
Яр гына
Writer(s): гелюса батталова, лилия тагирова
Lyrics powered by www.musixmatch.com