Lyrics

Сөюнең сафлыгын, тугърылыкны Ахыргача керсез саклыгыз Бер-береңне тыңлап-аңлап һәрчак Гомер юлларыннан атлагыз Ике йөрәк, ике гомер юлы Бу минутта бүген берләшә Пар былбылдай гөрләшеп-яратышып Очыгыз сез һәрчак янәшә Ике йөрәк, ике гомер юлы Бу минутта бүген берләшә Пар былбылдай гөрләшеп-яратышып Очыгыз сез һәрчак янәшә Гаилә учагыгыз якты булсын Сүрелмәсен бердә җылысы Сабыйлы да булсын сезнең оя Шушы бәхетләрнең зурысы Ике йөрәк, ике гомер юлы Бу минутта бүген берләшә Пар былбылдай гөрләшеп-яратышып Очыгыз сез һәрчак янәшә Ике йөрәк, ике гомер юлы Бу минутта бүген берләшә Пар былбылдай гөрләшеп-яратышып Очыгыз сез һәрчак янәшә Менә алмаслык таулар юк ул бу җирдә Сәламәтлек булсын иң элек Яшәгез сез икәү һәр вакытта Ап - ак бәхетләргә күмелеп Ике йөрәк, ике гомер юлы Бу минутта бүген берләшә Пар былбылдай гөрләшеп-яратышып Очыгыз сез һәрчак янәшә Ике йөрәк, ике гомер юлы Бу минутта бүген берләшә Пар былбылдай гөрләшеп-яратышып Очыгыз сез һәрчак янәшә
Writer(s): ильмира нагимова, лейсан гайнутдинова Lyrics powered by www.musixmatch.com
instagramSharePathic_arrow_out