Top Songs By Лейсан Гимаева
Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Лейсан Гимаева
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Павлова Гузелия
Komponist:in
Флера Шарипова
Songwriter:in
Lyrics
"Кем син миңа?" - диеп, ник сорыйсың?
Син сорама, үзең күреп бел!
Җаның ничек күрә, шул булырмы?
Иртә кошы, кояш назлы гөл
Кем мин? – таң мин!
Син караган саен
Бар дөньяга нурлар таратам!
Аңламыйсың
Гади хатын-кыз мин
Өзелепләр сине яраткан
Кем булыйм мин? Иң якын дус сиңа!
Иң назлы яр, сине яраткан
Һәм яклаучың, сагыш-борчуларын
Таң җилләре кебек тараткан
Кем мин? – таң мин!
Син караган саен
Бар дөньяга нурлар таратам!
Аңламыйсың
Гади хатын-кыз мин
Өзелепләр сине яраткан
Синең өчен минем көн булуны
Белеп булыр иде караштан
Күк көмбәзе кебек күзләреңә
Карашларым кереп адашкан
Кем мин? – таң мин!
Син караган саен
Бар дөньяга нурлар таратам!
Аңламыйсың
Гади хатын - кыз мин
Өзелепләр сине яраткан
Кем мин? – таң мин!
Син караган саен
Бар дөньяга нурлар таратам!
Аңламыйсың
Гади хатын - кыз мин
Өзелепләр сине яраткан
Өзелепләр сине яраткан
Writer(s): павлова гузелия, флера шарипова
Lyrics powered by www.musixmatch.com