Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Риваять
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Shamsiya Zigangirova
Songwriter:in
Gulnaz Ziangirova
Songwriter:in
Lyrics
Син минем үз илем
Болгарым – Казаным
Гасырлар-чор аша
Ишетәм азаның
Шул аваз, шул аһәң көч бирэ яшәргә
Болгарым яшәрә, казаным яшәрә
Шул аваз, шул аһәң көч бирэ яшәргә
Болгарым яшәрә, казаным яшәрә
Син исән, син бакый
Язмышым, язганым
Үткәнем – Болгарым
Бүгенем – Казаным
Көч алып чорлардан, уллардан-кызлардан
Болгарым – Казаным, шаула син җырларда
Көч алып чорлардан, уллардан-кызлардан
Болгарым – Казаным, шаула син җырларда
И кодрәтле
И шөһрәтле Аллаһе Тәгалә
Изге ният белән кылган догаларыбызны кабул әйлә
Улларың-кызларыңа үткәнебезне бүгенгә бәйләрлек
Тарихыбызны дөрес бәһаләрлек камил акыл
Зирәк зиһен
Көч-кодрәт бир
Ил-көнебез тыныч
Имин булып
Халкыбыз хөр-ирекле
Илдә гомер кичсә иде
Амин
Чал Болгар өстендә
Көмеш ай нурлана
Казаным ак даның
Таралсын дөньяга
Көч алып чорлардан, уллардан-кызлардан
Болгарым – Казаным, данлан син җырларда
Көч алып чорлардан, уллардан-кызлардан
Болгарым – Казаным, данлан син җырларда
Болгарым – Казаным, шаула син җырларда
Болгарым – Казаным, данлан син җырларда
Written by: Gulnaz Ziangirova, Shamsiya Zigangirova