Top Songs By Аделина Абиева
Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Аделина Абиева
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Аделя Ахметова
Komponist:in
Гакиль Сагиров
Songwriter:in
Lyrics
Әбиемнең яз турында
Әйткән сүзе ошады,
- Бүген генә никадәрле
Карны кояш ашады.
Безгә керде күрше апа
Ниндидер бер йомышка.
- Күр әле, - ди, - берни күрмим,
Күзләрем калды тышта.
Кар эри, сулар җанлана,
Җем-җем килә ерганак;
Итектән калошны салып
Йөздерәм - бик шәп кораб!
Йөздерәм - бик шәп кораб!
Хәзер карлар ышанычсыз,
Үтәли сулар сеңгәч;
Итек белән төшеп баттым,
Әй кибәр әле кергәч.
Узып баручы бер бабай
Көлеп килә ерактан:
- Бар тизрәк, - ди, - өеңә кер,
Итегеңә ут капкан!..
Кар эри, сулар җанлана,
Җем-җем килә ерганак;
Итектән калошны салып
Йөздерәм - бик шәп кораб!
Йөздерәм - бик шәп кораб!
Written by: Аделя Ахметова, Гакиль Сагиров