Lyrics

(Айсаф) Заман җиле уңга сулга кага Сыный безне елатып, көлеп Хәл алырга ник бер кыя булсын Очар идең бөркетләр кебек (Айдар) Әй, син, заман, кая ашыгасың Юл бутала, күңел адаша Заман, заман куалама безне Кире кайтыр юл юк ләбаса (Радик) Кырыс заман йөгәнсез ат кебек Ыргыласың, шашып чабасың (Айдар) Туктап уйла, дөрес барасыңмы Синең кыйблаң, әйтче, кайда соң? Әй, син, заман, кая ашыгасың Юл бутала, күңел адаша Заман, заман куалама безне Кире кайтыр юл юк ләбаса Заман, заман кая ашыгасың (Радик) Заман улы басып торам менә Алда әллә упкын, әллә юл (Айсаф) Замандашым, әйдә, бергә атлыйк (Айдар) Бердәм булу - үзе җиңү ул Әй, син, заман, кая ашыгасың Юл бутала, күңел адаша (Айдар) Заман, заман куалама безне Кире кайтыр юл юк ләбаса (Радик) Заман, заман куалама безне (Айдар) Кире кайтыр юл юк
Lyrics powered by www.musixmatch.com
instagramSharePathic_arrow_out