Top Songs By Казан Егетларе
Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Казан Егетларе
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Казан Егетларе
Songwriter:in
Lyrics
Туган ягым гүзәл Актанышым
Син бит минем тормыш бишегем
Синдә салдым моңлы авазымны
Синдә ачтым гөмер ишеген
Тормыш тамырларын Актанышым
Эзләдем мин читтә эзләдем
Ярый әле язмыш җилкәннәре
Алып кайтты читтә йөргәнен
Әнкәмә тиң игелекле җирем
Көндек каным тамды җан алдым
Гөмер юлын синдә башладым мин
Шунда тәүге тәпи атладым
Тормыш тамырларын Актанышым
Эзләдем мин читтә эзләдем
Ярый әле язмыш җилкәннәре
Алып кайтты читтә йөргәнен
Авыр чакта сиңа алып кайтты
Чит җирләрдә йөргән юлларым
Башларыма ап-ак бәсләр сипте
Сине сагынып үткән елларым
Тормыш тамырларын Актанышым
Эзләдем мин читтә эзләдем
Ярый әле язмыш җилкәннәре
Алып кайтты читтә йөргәнен
Агыйделең ага моңга чумып
Җаннарымны күмеп назларга
Халкың җырлый газиз туган ягым
Сине тиңләп якты язларга
Тормыш тамырларын Актанышым
Эзләдем мин читтә эзләдем
Ярый әле язмыш җилкәннәре
Алып кайтты читтә йөргәнен
Тормыш тамырларын Актанышым
Эзләдем мин читтә эзләдем
Ярый әле язмыш җилкәннәре
Алып кайтты читтә йөргәнен
Ярый әле язмыш җилкәннәре
Алып кайтты читтә йөргәнен
Lyrics powered by www.musixmatch.com