Top Songs By Элвин Грей
Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Элвин Грей
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Айрат Хамидуллин
Komponist:in
Lyrics
Ир-ат чоры яшькә бәйле түгел
Ак чәч белән бәя бирелми
Ил язмышы иңнәреңдә икән
Яшь һәм картка ирләр буленми
Ир-егетнең яше мөһим түгел
Егермедән түбән, өстә ни -
Кылган гамәлләре изге икән
Еллар гына картлык өстәми
Иярләгән атлар һәр ир атның
Күңелендә ята тугач та
Ышанычлы кеше булып була
Малай чакта, бабай булгач та
Ир-егетнең яше мөһим түгел
Егермедән түбән, өстә ни -
Кылган гамәлләре изге икән
Еллар гына картлык өстәми
Имендей нык, кыя таштай каты
Булсалар да ирләр тормышта
Бар дөньяны җылытырлык хисне
Йөретә алар җанда тумыштан
Ир-егетнең яше мөһим түгел
Егермедән түбән, өстә ни -
Кылган гамәлләре изге икән
Еллар гына картлык өстәми
Writer(s): Ajrat Hajretdinovich Hamidullin
Lyrics powered by www.musixmatch.com