Similar Songs
Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Марат Яруллин
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
О.Усманов
Komponist:in
Lyrics
Ничә көн күрәмен бер үк төш
Чынлап гашыйк булганмын имеш
Имеш онытканмын дөньямны
Ирекле җырланган җырларны
Барлык дусларымны
Чәчәкләрнең өзәм гүзәлен
Иң гүзәлен
Карап туя алмыйм йөзләрен
Шул йөзләрен
Мондый сөю була бер генә
Әйтче нигә соң син төш кенә
Төшем генә
Күкләрдә
Булсаң менеп алырмын
Диңгез гизеп чыгармын
Син анда дисәләр
Биек тауга
Кирәк булса менәрмен
Барысын да җиңәрмен
Син әйт кенә, Ләйлә
О о о о, ле ле ла Ләйлә
О о о, каян килде бу бәлә?
О о о о, ле ле ла Ләйлә
Көтәм сине генә
Сизелми баллының баллысы
Килә тизрәк сине табасы
Өнемдә башкаларны күрмим
Төштәге матурымны күзлим
Төшем белән яшим
"Оныт" - диләр миңа дусларым
Юк, дусларым
Чәчкәләрнең иң гүзәлләрен
Алып тагын
Көтәрмен кабат чөнки бүген
Татлы төштә син вәгдә бирдең
"Киләм" - дидең
Күкләрдә
Булсаң менеп алырмын
Диңгез гизеп чыгармын
Син анда дисәләр
Биек тауга
Кирәк булса менәрмен
Барысын да җиңәрмен
Син әйт кенә, Ләйлә
О о о о, ле ле ла Ләйлә
О о о, каян килде бу бәлә?
О о о о, ле ле ла Ләйлә
Көтәм сине генә
Күкләрдә
Булсаң менеп алырмын
Диңгез гизеп чыгармын
Син анда дисәләр
Биек тауга
Кирәк булса менәрмен
Барысын да җиңәрмен
Син әйт кенә, Ләйлә
О о о о, ле ле ла Ләйлә
О о о, каян килде бу бәлә?
О о о о, ле ле ла Ләйлә
Көтәм сине генә
Writer(s): о.усманов
Lyrics powered by www.musixmatch.com