Lyrics

Атлап барам синең сукмагыңнан Син курсәткән туры ак юлдан Горур басып йөрим бу дөньяда Әти хакын җиргә таптамам Әтиләрчә коры карашыңны Күңел түрендәге назыңны Тоеп яшим Әти, син булганда Синең догаң саклый җанымны Атлап барам синең сукмагыңнан Син өйрәткән намус иленнән Илхам алам сулышыма кадәр Әти салган туган өемнән Әтиләрчә коры карашыңны Күңел түрендәге назыңны Тоеп яшим Әти, син булганда Синең догаң саклый җанымны Әтиләрчә коры карашыңны Күңел түрендәге назыңны Тоеп яшим Әти, син булганда Синең догаң саклый җанымны Әтиле йорт, әти корган нигез Гел кайтасы килә җыелып Сабый чактагыдай иркәләне Кочагыңа кереп сыенып Әтиләрчә коры карашыңны Күңел түрендәге назыңны Тоеп яшим Әти, син булганда Синең догаң саклый җанымны Әтиләрчә коры карашыңны Күңел түрендәге назыңны Тоеп яшим Әти, син булганда Синең догаң саклый җанымны Синең догаң саклый җанымны
Writer(s): айнур галлямов, галия сафиуллина Lyrics powered by www.musixmatch.com
instagramSharePathic_arrow_out