Lyrics

Кытайлар да чәй эчә Индуслар да чәй эчә Урыс Иван чәй эчкәндә Үзбәк яшел чәй эчә Башкортлар да чәй эчә Булмаса кымыз эчә Татар гына кара чәйгә Сөт салып тәмләп эчә Өф-өф-өф, итә-итә Чашка астыннан ипләп кенә Кем дисезме? Татар гына Шикәрләп чәйләр эчә Өф-өф-өф, итә-итә Чашка астыннан ипләп кенә Кем дисезме? Татар гына Шикәрләп чәйләр эчә Иртән торса чәй эчә Эшкә барса чәй эчә Эштән кайтып чәй эчсәдә Мунча кергәч чәй эчә Хатын белән чәй эчә Дуслар белән мәй эчә Әйтегезче бу кадерле Кемнәр тагын чәй эчә? Өф-өф-өф, итә-итә Чашка астыннан ипләп кенә Кем дисезме? Татар гына Шикәрләп чәйләр эчә Өф-өф-өф, итә-итә Чашка астыннан ипләп кенә Кем дисезме? Татар гына Шикәрләп чәйләр эчә Татар чәе үзгәчә Үтә вакыт сизмичә Кайтып китеп буламыни Чәк-чәк авыз итмичә? Һәр нәрсәдә бар мәгънә Чәйдә дә бар фәлсәфә Очрашулар насыйп булсын Шул чәйле өстәлләрдә Өф-өф-өф, итә-итә Чынаяктан ипләп кенә Кем дисезме? Татар гына Шикәрләп чәйләр эчә Өф-өф-өф, итә-итә Чынаяктан ипләп кенә Кем дисезме? Татар гына Шикәрләп чәйләр эчә Кем дисезме? Татар гына Шикәрләп чәйләр эчә Шикәрләп чәйләр эчә
Writer(s): хамид маткаримов Lyrics powered by www.musixmatch.com
instagramSharePathic_arrow_out