Top Songs By Филюс Кагиров
Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Филюс Кагиров
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Р. Хасанов
Komponist:in
Н. Нажми
Texte
Lyrics
Кая барма — җирдә матурлыклар
Без — бу Җирдә туып үскәннәр
Безгә кадәр, безгә кадәр дә бит
Җиргә күпме килеп киткәннәр
Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул
Яшәү-күкрәүләргә тиң гомер
Бу дөньяга без килгәнбез икән
Юкка түгел, юкка түгелдер!
Бу дөньяга без килгәнбез икән
Юкка түгел, юкка түгелдер!
Бер үк кояш һаман караса да
Бер үк булмый заман җилләре
Йолдыз белән йолдыз арасында
Балкып ята кеше эзләре
Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул
Яшәү-күкрәүләргә тиң гомер
Бу дөньяга без килгәнбез икән
Юкка түгел, юкка түгелдер!
Бу дөньяга без килгәнбез икән
Юкка түгел, юкка түгелдер!
Безнең өчен җирдә гөлләр үсә
Карлар ява, җилләр исәләр
Син ышанма, үзе өчен генә
Мине әгәр яши, дисәләр
Бер күз ачып йомган ара гына
Безнең бергә үткән бу гомер
Бер-беребезгә без кирәкбез икән
Юкка түгел, юкка түгелдер!
Бер-беребезгә без кирәкбез икән
Юкка түгел, юкка түгелдер!
Бу дөньяга без килгәнбез икән
Юкка түгел, юкка түгелдер!
Бу дөньяга без килгәнбез икән
Юкка түгел, юкка түгелдер!
Lyrics powered by www.musixmatch.com