Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Рифат Зарипов
Künstler:in
Айдар Тимербаев
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Айдар Тимербаев
Songwriter:in
Lyrics
Сагындырсаң да син,
Сабыр итеп яшим.
Әллә нигә түзеп каламын.
Сәбәбен дә белмим,
Таба алмый йөрим,
Сине күрүләрнең җайларын.
Күрим әле диеп,
Әсәрләнеп йөреп,
Айлар түгел, узган елларым.
Калган йөрәк ярам,
Сиздерә шул һаман,
Яннарымда синең булмавың.
Сәбәбен дә белмим,
Дәшә алмый йөрим,
Калмадымы әллә кыюлык?
Инде ничә килеп,
Урамында йөреп,
Кайтып киттем, кире борылып.
Күрим әле диеп,
Әсәрләнеп йөреп,
Айлар түгел, узган елларым.
Калган йөрәк ярам,
Сиздерә шул һаман,
Яннарымда синең булмавың.
Күрим әле диеп,
Әсәрләнеп йөреп,
Айлар түгел, узган елларым.
Калган йөрәк ярам,
Сиздерә шул һаман,
Яннарымда синең булмавың.
Калган йөрәк ярам,
Сиздерә шул һаман,
Яннарымда синең булмавың.
Яннарымда синең булмавың.
Lyrics powered by www.musixmatch.com