Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Рифат Зарипов
Künstler:in
Айдар Тимербаев
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Айдар Тимербаев
Songwriter:in
Lyrics
Матур итеп гомер кичерәсез,
Изгелектә һаман уегыз.
Бәйрәмегез бүген бергә икегезнең,
Котлы булсын көмеш туегыз.
Бәхетегездән Ходай аермасын,
Яшәргә дә әле, яшәргә.
Насыйп итсен, йөз яшьләргә җитеп,
Бердән-берем, диеп дәшәргә.
Бәхетегездән Ходай аермасын,
Яшәргә дә әле, яшәргә.
Насыйп итсен, йөз яшьләргә җитеп,
Бердән-берем, диеп дәшәргә.
Ышанычлы пар канатлы булып,
Ни килсә дә, бергә күргәнсез.
Якыннарыгызны, безне барыбызны
Сокландырып яши беләсез.
Бәхетегездән Ходай аермасын,
Яшәргә дә әле, яшәргә.
Насыйп итсен, йөз яшьләргә җитеп,
Бердән-берем, диеп дәшәргә.
Бернигә дә үкенерлек түгел
Йөрәкләрдә һаман яналар.
Сөенмисең ничек, кеше булсаң үсеп,
Сөю җимешегез балалар.
Бәхетегездән Ходай аермасын,
Яшәргә дә әле, яшәргә.
Насыйп итсен, йөз яшьләргә җитеп,
Бердән-берем, диеп дәшәргә.
Бәхетегездән Ходай аермасын,
Яшәргә дә әле, яшәргә.
Насыйп итсен, йөз яшьләргә җитеп,
Бердән-берем, диеп дәшәргә.
Насыйп итсен, йөз яшьләргә җитеп,
Бердән-берем, диеп дәшәргә.
Бердән-берем, диеп дәшәргә.
Lyrics powered by www.musixmatch.com