Top Songs By Шакур
Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Шакур
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Асхадуллин Рамиль Гамилевич
Komponist:in
Курбанов Алмаз Альмирович
Songwriter:in
Lyrics
Соңгы тапкыр без очраштык
Ялгышмасам, быел кышын
Текә костюм, алтын сәгать
Hәм бу текә кыланмышың
Мин танымыйм сине, брат!
Әйт әле, ни булды сиңа?
Әллә чыннанда акча гына синең уйларыңда?
Син бит миңа туган кебек идең әгәр хәтерләсәң
Ә хәзер никтер аска
Миңа карыйсың өстән
Син зарланасың миңа
Тормыш алтын чиклек диеп
Тик әле дә йөрисең
Миллионер кызын
Бик күп нәрсә үзгәрде
Тик мин үзгәрмәдем яшьли
Син калдырдың туган якны
Сине монда берни тотмый
Ә мин әле дә шул ук
Уйный җилләр кесәләрдә
Яланаяк бу тормышта
Тик рәхмәтле hәр мизгелгә
Мин хәтерлим, без икәү
Идел яры hәм кызлар
Мин сагынам ул вакытны
Без бит идек чын дуслар
Тик мин сиңа үпкәләмим
Димәк Ходай шулай кушкан
Син сайладың үз юлыңны
Мин дә барам үз юлымнан
Көл дә ела бу очракта
Нәкъ кара юмор сыман
Синең бер дустың да калмады
Әмма синең бар акчаң
Синең өчен бу доньяның hәрбер төге сатыла
Мин югалттым чын дустымны
Моңсу, әмма шулай була
Көл дә ела бу очракта
Нәкъ кара юмор сыман
Синең бер дустың да калмады
Әмма синең бар акчаң
Синең өчен бу доньяның hәрбер төге сатыла
Мин югалттым чын дустымны
Моңсу, әмма шулай була
Әгәр элек әйтсәләр
Син үзгәрерсең диеп
Мин ышанмас идем, брат
Тыңламыйча үтеп, китеп
Әмма хәзер мин күрәм
Синең өчен бар булганы
Гади көлгә әйләнде
Юләр яшьлек учагы
Әйтимме, ни көтә сине?
Ялган дуслык, төнге клублар
Зур VIP тамгасы, җиңел акча, сукалар
Тик соңыннан син аңларсың
Акча килә дә китә
Ә чын дуслык сатылмый
Тот исеңдә мәңгегә
Хәтереңдәме синең?
Төнге паркта без икәү
Дүрт кешегә каршы чыктык
Яхшы әләкте тегеләргә
Ә соңыннан ике сержант
Безгә яхшы әләктерде
Салкын отдел читлегендә
"..." кебек дәшкән өчен
Бу бары тик хәтирәләр
Ерак дуслык көннәренә
Без бертуган кебек идек
Тик барысы да үзгәргән
Соңгы тапкыр без очраштык
Ялгышмасам, быел кышын
Текә костюм, алтын сәгать hәм бу текә кыланмышың
Көл дә ела бу очракта
Нәкъ кара юмор сыман
Синең бер дустың да калмады
Әмма синең бар акчаң
Синең өчен бу доньяның hәрбер төге сатыла
Мин югалттым чын дустымны
Моңсу, әмма шулай була
Көл дә ела бу очракта
Нәкъ кара юмор сыман
Синең бер дустың да калмады
Әмма синең бар акчаң
Синең өчен бу доньяның hәрбер төге сатыла
Мин югалттым чын дустымны
Моңсу, әмма шулай була
Lyrics powered by www.musixmatch.com