Lyrics

Тормыш бик тиз үзгәрә, мин өлгермим артыннан Дуслар сата бер-берсен, хәл юк сулыш алырга Күктә сүнә йолдызлар, төн гомердән озынрак Язмыш кабат сугып ега, әкияткә охшамаган Әйт әле, нинди төшләр хәл булырлар өнемдә? Кемнәр ярдәм кулын сузар булсам үлем хәлендә? Иртәнге тын һавада киткән дуслар авазы Хәр җырымда киеп өстемә укыйм тормыш намазын Мин тырышам, Ходай күре үзге бу дөньяны Әмма дөнья үзгәргәнче тизрәк алыр җанымны Дөнья, тукта, ашыкма, мин өлгермим артыңнан Үтә еллар һәм гасырлар, ә өйрәктә шул ук уйлар Мин ялгышам адымда, тормыш авыр, мин беләм Күзләр карый зәңгәр күккә, кичер безне, мин үтенәм Кайда гына карама, яшьләр утта янган төсле Мин тырышам үзгәртергә бу дөньяны булган хәтле (Дөнья тукта!) (Дөнья тукта!) Дөнья,тукта, зинхар тукта Мин өлгермим бит артыңнан Дөнья, тукта, зинхар тукта Мин өлгермим бит артыңнан (Дөнья тукта!) Ясап ялгыш адымнар күрә алдым тәмугны Димәк, Ходай чыннан бар. Ходай, кичер балаңны Караңгыдан утка таба иреклеккә уйларым Мин бу язмыш турында көнен-төнен уйладым Аңламыйча алынды гөнаһларның яртысын Җиргә төшкән күз яшьләрең яңгыр булып ява калсын Ике төннәр арасы төнге сәгать унике Бу йокысыз төннәрдә минем җаным ирекле Әмма дөнья күрсәтмәс чын йөзләрен кешегә Дөнья бик тиз үзгәрә, мин тырышам үзгәрергә Мин тырышам елмаерга утырып елар урынына Әмма көлмим беркайчан карап кеше кайгысына Ә мин куркам өлгермәскә соңга калып Үкенүдә яшәргә, уйларымда буталып Дөнья мине сындырмас, мәңге яшәр өметем Мин тырышам үзгәртергә бу дөньяны булган хәтле Дөнья,тукта, зинхар тукта Мин өлгермим бит артыңнан Дөнья, тукта, зинхар тукта Мин өлгермим бит артыңнан (Дөнья тукта!) (Дөнья тукта!) (Дөнья тукта!) Дөнья тукта
Lyrics powered by www.musixmatch.com
instagramSharePathic_arrow_out