Muziekvideo

Салават Фатхутдинов «Яратканнар гына мине аңлар»
Салават Фатхутдинов «Яратканнар гына мине аңлар» bekijken op YouTube

Verschijnt in

Credits

AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Салават Фатхетдинов
Künstler:in
Якшимбетов Альфред
Akkordeon
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Якшимбетов Альфред
Songwriter:in
Хайруллин Данис
Songwriter:in

Songteksten

Гөмерлеккә диеп сөйдем сине,
Йөрәк бары сине яратты.
Күпме айлар кичләр узды бергә,
Ә беркөнне синсез таң атты.
Уйлама син оныткан дыр диеп,
Мин яратам сине әле дә
Яратканнар гына аңлар мине,
Яратканнар керер хәлемә.
Авыр икән синсез яшәүләре,
Акылымны җуйдым аз гына.
Сагынам мин айлы кичләремне,
Алсу таңнарымны сагынам.
Уйлама син сагынмыйдыр диеп,
Мин сагынам әле сине дә.
Сагынганнар гына аңлар мине,
Сагынганнар керер хәлемә.
Аерылулар авыр була мкән,
Йөрәгемне өзә моң, сагыш.
Йөрәкләрне нигә кушмадың син,
Аердың син безне ник, язмыш?
Гөмерлеккә аерылдык диеп,
Ярсыма син, күңел, әрнемә.
Аерылганнар гына аңлар мине,
Аерылганнар керер хәлемә.
Written by: Хайруллин Данис, Якшимбетов Альфред
instagramSharePathic_arrow_out