Songteksten

Агачлар артында диңгез күренми
Яңгырлар безне туктаусыз үрти
Беркем дә сагынмас,
Җибәрмәс озын хатлар.
Алты юл машина, Һәрберсе эштә.
Эчендә дивана һәм канатсыз фәрештә
Тезелеп китсә, тулыр киштә
тулыр киштә
Өч аяклы ат җиткезә хәбәрләр.
Мәҗлескә пәриләр безне кертмиләр.
Әдәпле кичләр,
Төпсез әңгәмәләр
Туристлар тибә манараны
Бутама акны, сарыны, караны.
Мин көттем, көттем, нәрсә көттем,
Кем әйтер аны.
Авыру филләр
Үткәрә гастрольләр
Кәефсезләр
әмирлегендә
Авыру филләр
Үткәрә гастрольләр
кәефсезләр
әмирлегендә
Кем мине каргады, кем мине каргады.
югалды Бохара, татар зираты.
Кем мине каргады, кем мине каргады.
югалды Каргалы, татар зираты.
Ерак авылда Әлфия апа
Ерак авылда Әлфия апа
барабан, барабан, барабан, какты,
ә халык таралды, халык таралды
Written by: Радиф Кашапов
instagramSharePathic_arrow_out