Songteksten

Булды җитте, күпме була түзеп
Синсез яши башладым, хәзер дөньям төзек
Сине оныта алмам дип гел уйладым
Милəш юләр булган, мин оныта алдым!
Дөрес, ул вакытта әле Милəш түгел идем
Таныш булыйк, минем исем Миләүшә дидем
Күпме нахак сүзләр миңа әйттеләр
Ә сиңа рәхәт идеме?! Юк, юләр!
Мин бөтен йөрәгем белән ихлас яраттым
Ләкин миңа төкерделәр, өзделәр канатым
Шуннан бирле инде мин җырлар язам
һәрчак игътибарлап тыңлыйм мулла әйткән азан
Хәзер бер ни берләштерми безне
Бәхетле тормыш көтсен икебезне
Очыйк канатларны җәеп төрле якларга
Күптән үзебезгә куйган максатны акларга
Хәзер бер ни берләштерми безне
Бәхетле тормыш көтсен икебезне
Очыйк канатларны җәеп төрле якларга
Күптән үзебезгә куйган максатны акларга максатны акларга
Беләсеңме дустым, мине яраталар!
Ә сиңа бары тик кызлар күзләр караталар
Барсына да минем иҗатым ошый
Чөнки синең кебекләр дөньяда еш очрый!
Никтер сине күрмәү инде мина ләззәт бирә
Бу бик сәер күренеш име?Хм, нигә
Шулай диясеңдер инде син балам
йөзеңне чекерәйтәсең, капмасаң да балан
Йөрәгемә бик күп тапкырлар пычак кададың
Хәтта беркайчан да килеп хәлне сорамадың
Булды инде мин үзгәрдем, яңа тормыш башладым
Синең белән сөйләшергә сәбәп тә тапмадым!
Хәзер бер ни берләштерми безне
Бәхетле тормыш көтсен икебезне
Очыйк канатларны җәеп төрле якларга
Күптән үзебезгә куйган максатны акларга
Хәзер бер ни берләштерми безне
Бәхетле тормыш көтсен икебезне
Очыйк канатларны җәеп төрле якларга
Күптән үзебезгә куйган максатны акларга максатны акларга
Болай үзе менә дигән шәп егет син
йөзеннән хич елмаю төшмәсен
Тик бүтән минем тормыш юлы сукмагына
Ике түгел, хәтта бер адым да ясама
Җитәр инде, онытыйк бер беребезне
Матур мизгел генә арттан озатсын безне
Бүтән ул якка атламасын безнең аяклар
Тугры алга карап торсын икебезнең карашлар
Безнең киләчәккә хәзер карап карасак
Синдә мине, миндә сине табып булмаячак
Барлык хисләремне калдырам шушы җырымда
Һәм арабызга куямын таза зур нокта
Хәзер бер ни берләштерми безне
Бәхетле тормыш көтсен икебезне
Очыйк канатларны җәеп төрле якларга
Күптән үзебезгә куйган максатны акларга
Хәзер бер ни берләштерми безне
Бәхетле тормыш көтсен икебезне
Очыйк канатларны җәеп төрле якларга
Күптән үзебезгә куйган максатны акларга максатны акларга
Хәзер бер ни берләштерми безне
Бәхетле тормыш көтсен икебезне
Очыйк канатларны җәеп төрле якларга
Күптән үзебезгә куйган максатны акларга
Written by: Миляуша Фатыйхова
instagramSharePathic_arrow_out